Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
15 август 2019, 16:26

Сигезенче каттан сикерергә уйлаганмы?

Уфа коткаручылары 8нче каттагы балконның тышкы ягында торган ирнең гомерен саклап калганнар.

Уфа коткаручылары 8нче каттагы балконның тышкы ягында торган ирнең гомерен саклап калганнар. Алар килгәнче хатыны ирне тотып торган.

Бу хәл бүген, ягъни 15 августта Сипайлово бистәсенең Гагарин урамында була. 8нче каттагы балконның тышкы ягында ярымшәрә ир асылынып торуын күрүчеләр коткаручыларга хәбәр итәләр. Бәлки килеп өлгерә дә алмаслар иде – аны хатыны чалбарыннан эләктереп тотып торган. Фатирга керү өчен ишек замогын кисәргә туры килгән, чөнки хатыны балконда булгач, ачучы булмаган. Ирне коткарганнар һәм ашыгыч ярдәм чакырганнар дип хәбәр ителә республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайтында.

Читайте нас: