Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
15 август 2019, 12:03

Омскида югалган бала табылмаган әле

Полицейскийлар, волонтерлар, җирле халык, Росгвардия вертолеты – барлыгы 400ләп кеше Омск өлкәсенең Большеренченский районында югалган 3 яшьлек малайны эзли.

Полицейскийлар, волонтерлар, җирле халык, Росгвардия вертолеты – барлыгы 400ләп кеше Омск өлкәсенең Большеренченский районында югалган 3 яшьлек малайны эзли. Малай 13 август көнне әти-әниләре җиләк җыйганда югалган, дип хәбәр итәләр төбәкнең ЭЭМнда. Әти-әнисе аны машина салонында калдырган булган. Берникадәр вакыт үткәннән соң машина янына килгән ир белән хатын баланы таба алмый. Җинаять эше кузгатылган.
“Эзләүләр төнге вакытта да туктап тормаган. Урман массивын шартлы квадратларга бүлеп, полиция хезмәткәрләре бер-бер артлы тезелеп урманның бер метрын да калдырмыйча эзләгәннәр. Җирле халык та, волонтерлар да бу эшкә җәлеп ителгән, ләкин әлегәбар да нәтиҗәсез”, - диелә ЭЭМ хәбәрендә.
Сабыйның исән-сау табылуын телибез.
Читайте нас: