Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
15 август 2019, 12:51

Крокодил 10 яшьлек малайны харап иткән

Филиппинның Балабак утравында 10 яшьлек малай үзенең абыйлары һәм сеңелләре белән көймәдә йөзгәндә аңа крокодил һөҗүм иткән

Филиппинның Балабак утравында 10 яшьлек малай үзенең абыйлары һәм сеңелләре белән көймәдә йөзгәндә аңа крокодил һөҗүм иткән. Бу хакта Yahoo! News хәбәр итә.
Ерткыч малайны көймәдән йолып ала да су астында югала. Әтисе улын эзли башлый, әмма малайның гәүдәсен таба алмый. Җирле балыкчы белән соңрак алар аның калдыкларын яр буендагы куе агачлар арасында табып ала.
“2015 елдан бирле крокодиллар кешеләргә һөҗүм иткәне юк иде, - дип сөйли Палаван утраулары (Балабак утравы да шунда керә) тирә-як мохитен саклау өстендә эшләүче хөкүмәт советы вәкиле Йович Пабелло.
Ул ерткыч су хайваннарының кешеләр белән еш очрашуын аларның яшәү тирәлеге бозылуында күрә. Нәтиҗәдә җәнлекләргә теләсә нинди юл белән ризык эзләргә туры килә.
Читайте нас: