Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
15 август 2019, 14:11

Басуга самолет төшкән

Бүген, 15 август иртәсендә "Урал авиалинияләре" авиакомпаниясенең Аэробус-321 очкычы ашыгыч рәвештә Мәскәү янында кукуруз басуына төшкән.

Бүген, 15 август иртәсендә "Урал авиалинияләре" авиакомпаниясенең Аэробус-321 очкычы ашыгыч рәвештә Мәскәү янында кукуруз басуына төшкән. Бу хакта РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр итәләр. Борт Мәскәү (Жуковский)-Симферополь рейсын башкарган булган.
Вакыйга урынына барлык: медицина һәм коткару, янгын сүндерү хезмәтләре килеп җиткән. Авиакомпаниядә белдерүләренчә, күп кенә акчарлаклар аэробус двигателенә кереп тулгач, двигательнең икесе дә сүнгән, берсенә ут капкан.
Нәтиҗәдә, экипаж самолетны экстрен рәвештә кукуруз басуына утырта. Пассажирлар салоннан кабартылган трап буенча эвакуацияләнә.
10 кеше, шул исәптән3 бала зыян күргән. Алар хастаханәгә озатылган.
226 пассажир гомерен саклап калучы герой пилотлар исемнәре: Екатеринбургтан Дамир Йосыпов һәм Георгий Мурзин. Афәрин, егетләр!
Читайте нас: