Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
9 август 2019, 11:42

Укучыны 9 сәгатькә мәктәп автобусында бикләп калдырганнар

Бу хәл Вьетнамның Ханой шәһәрендә була.

Вьетнамның Ханой шәһәрендә 6 яшьлек малайны үле килеш тапканнар. Аны ялгыш 9 сәгатькә автобуста бикләп калдырганнар.
6 август иртәсендә ул башка укучылар белән мәктәпкә бара. Ләкин килеп җиткәч, ни сәбәпледер, автобустан чыкмый. Балаларны озатып йөрүче автобус салоныннан чыккан укучыларны нишләптер исәпләми. Автобусны 9 сәгатьтән гына карап-тикшергәннән соң водитель сиденьесы артында утырган һушсыз малайны табып алалар.
“Аны тиз арада дәваханәгә озатканнар, гомере шунда өзелгән. Баланың гаиләсе сабыйның үлеме сәбәбен ачыклар һәм вакытын белер өчен ярдырырга ризалашкан”, - дип язалар матбугат чаралары.
Мәрхүм малай укыган мәктәп бу вакыйга өчен җаваплылыкны тулысынча үз өстенә алган. Күзәтү камералары видеоязмалары җентекләп тикшереләчәк. Полицейскийлар мәктәп хакимиятен сорау алуларга чакыра башлаган.
Читайте нас: