Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
8 август 2019, 00:33

Тагын бер полицейский үз-үзенә кул салган

Ул гомеренең соңгы минутларын телефоны аша Инстаграмда туры эфирда күрсәткән.

Бу фаҗига 5 август төнендә Уфаның Интернациональная урамында була."ВАЗ 2112" автомобиле белән идарә итүче Эмиль Колмаков зур тизлек белән юл читенә тукталган фурага бәрелеп үлә.

Берничә минут алдан ул Инстаграмда туры эфирга чыга. Руль артына аның күзләреннән яшьләр тамганы күренә. Бәрелер алдыннан егет куллары белән битен каплый һәм... йөк машинасына барып бәрелә.

"Преступная Россия" сайтында аның турында мәгълүмат бар. Ул тумышы белән Кырмыскалы районыннан, армиядә хезмәт иткән, Башкорт икътисади-юридик колледжын тәмамлаган. 2018 елның октябреннән полиция бүлегендә хезмәт иткән.Быел февраль аеннан участковый булып эшләгән. Өйләнгән, баласы бар дип язылган.

Үлеменең сәбәбе әлегә ачыкланмаган. Тикшерү эшләре бара. Үз-үзенә кул салган, рульдә телефонына карап игътибарсыз булган дигән фаразлар да бар.
Читайте нас: