Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
6 август 2019, 12:56

Севастопольдә дөнья чемпионкалары суга батып үлгән

Севастопольдә бер үк көнне Русиянең ике спорт йолдызы – дөнья чемпионкасы Фатыйма Җагупова һәм дөнья вице - чемпионкасы Элина Гисмеева һәлак булды.

Севастопольдә бер үк көнне Русиянең ике спорт йолдызы – дөнья чемпионкасы Фатыйма Җагупова һәм дөнья вице - чемпионкасы Элина Гисмеева һәлак булды.
Кырымда уеннарда катнашкан җыелма команда инде юлга кузгалыр алдыннан кызларның берсе тиз генә су коенып чыкмакчы була. Кара диңгездә бу вакытта 4 баллы шторм була. Аяусыз дулкыннар пирстан сикергән кызны бөтереп ала. Икенче туташ иптәш кызына ярдәмгә ташлана. Кызганычка каршы, дулкыннар икесен дә аямый... Ашыгыч рәвештә килеп җиткән коткаручылар бу көнне бер кызның гына гәүдәсен судан тартып чыгаралар. Икенчесенең гәүдәсен бер тәүлектән соң гына “Круглая” бухтасында табалар.
Ачыклануынча, спортчы кызлар чумган урында су коену тыелган.
Читайте нас: