Ике ел элек Уфаның Интернациональная урамында җир убылып, бер машинаны "йоткан" иде. Әле исә, нәкъ шул урында тагын чокыр барлыкка килгән.
Бу фотоны "Лада-Калина" автомобиленнән шул урында колак каккан Кирилл Крашенинников социаль челтәргә куйган.
"2016 елның ноябрь ае иде, дип искә ала Кирилл. - Интернациональная урамының 193/2 санлы йорты янында машинамны калдырып кереп киттем. Башта ул арткы ягы белән күлләвеккә чумган, бераздан машина бөтенләй җир астына төшеп киткән. Табылмады. Җир асты суы аны агызган. Ә бүген шул ук урында янә чокыр хасил булган. Әллә "Калина" кире чыгарга уйлап тиште микән?", - дип шаярып язган ул.
Бу хәлдән соң "БашНИИстрой" экспертлары якын-тирәдә урнашкан өйләрне тикшергәннәр, андагы грунтны анализга җибәргәннәр. Йортларга җимерелү куркынычы янамый дигәннәр. Ләкин кинәт барлыкка килгән мондый чокырлар күңелгә шом сала бит...