Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
2 август 2019, 11:54

Очсыз химикатлар тыелырмы?

Бал кортларының күпләп үлүенә Кытайдан кертелгән очсыз пестицид һәм агрохимикатлар сәбәпче.

Бал кортларының күпләп үлүенә Кытайдан кертелгән очсыз пестицид һәм агрохимикатлар сәбәпче.
Шулай дип исәпли Дәүләт җыелышы – Корылтай рәисе Константин Толкачев. Шуңа бу өлкәгә закон тарафыннан каты контроль кирәк дигән фикердә ул. “Югыйсә хәлнең күңелсез нәтиҗәләргә китерүе ихтимал. Бал кортлары сәламәтлеге проблемасыннан кеше сәламәтлеге проблемасына нибары бер адым” дип язган парламент спикеры үзенең Facebook битендә.
Бал белән дан казанган төбәк буларак, Башкортстанда кичекмәстән чаралар кабул итәргә кирәк дигән уйда Толкачев. “Республиканың үзенең төп брендыннан колак кагуына юл куярга ярамый. Дәүләт Җыелышында көзге сессиядә бу мәсьәләне караячакбыз” дигән ул. Аның әйтүенчә, бу эш Авыл хуҗалыгы, Экология министрлыклары, Роспотребнадзор, башка ведомстволар, умартачылар белән берлектә алып барылса гына уңай нәтиҗә булачак.
Әйткәндәй, Гомумрусия халык фронты экспертлары да федераль власть органнарын пестицид һәм агрохимикатлар әйләнеше өлкәсендә контроль урнаштырырга чакырды. Активистлар әйтүенчә, республикада зарарланган һәм үлгән бал кортлары белән тукланучы вак имезүче хайваннарның һәм кошларның кырылу фактлары теркәлгән.
Читайте нас: