Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
30 июль 2019, 13:16

Полиция капитанын бал корты чагып үтергән

Бу хәл Мишкә районында булган.

Республикада полиция хезмәткәрен бал корты чагып үтергән. Бу хәл Мишкә районында булган.
Якынча мәгълүмат буенча, полиция капитаны Венир Ибатуллин гаиләсе белән Юбайкүл авылына танышларына кунакка бара. Кичен аның муенын берничә бал корты тешли. Иргә шунда ук тын алуы авырлаша. Венир Ибатуллинны ашыгыч ярдәм машинасында дәваханәгә илтәләр, әмма табиблар ярдәм итә алмый: полиция хезмәткәре анафилактик шоктан үлә. Мәрхүмнең хатыны һәм өч баласы кала.
Табиблар әйтүенчә, бал кортларында кешенең иммун системасына тиз арада зыян китерә торган аллерген бар. Шуңа бал корты чакканнан кешеләр үләргә мөмкин. “Бигрәк тә бал кортларына яки аларның продуктларына аллергия булган кешеләр белән мондый хәл килеп туарга ихтимал. Бал корты исерткеч эчемлекләр эчкәндә, тәмәке тартканда һәм урамда ашаганда чакса, бу хәвеф тагын да арта”, – ди аллерголог-иммунолог Лариса Дәүләтова.
Читайте нас: