Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
28 июль 2019, 14:13

Уйнап сөйләсәң дә, уйлап эшлә

Хәл болай була: яшьләр компаниясе - егетләр һәм кызлар бер фатирга күңел ачарга җыелалар.

Кемеров өлкәсенең тикшерү комитеты 2 1яшьлек егеткә карата җинаять эше кузгатылган. Ул ялгыш бер хатын-кызны балконнан төшереп җибәргән.
Хәл болай була: яшьләр компаниясе - егетләр һәм кызлар бер фатирга күңел ачарга җыелалар. Балконга тәмәке тартырга чыккач, егетләрнең берсе кызны күтәрә дә, шаяртып, рәшәткәнең икенче ягына суза. Кыз ычкынып китә һәм 4 каттан җиргә килеп төшә. Бу хакта Кемеров өлкәсенең тикшерү комитеты хәбәр иткән.
Урамда күреп калучылар ашыгыч ярдәм чакырганнар, әмма, кызганычка каршы, кызның гомерен коткарып кала алмаганнар.
Читайте нас: