Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
28 июль 2019, 20:54

Бакчага илтергә оныткан

АКШта яшәүче 39 яшьлек Хуан Родригес гадәттәгечә иртән игезәкләрне балалар бакчасына илтеп куйдым дип уйлаган, ләкин эштән чыгып, машинасы ишеген ачса...

Америкада бер яшьлек игезәк балаларын әтиләре машинасында онытып калдыра. Җәйге челләдә 8 сәгать буена бикле машина эчендә балалар тончыгып үлә.
Әти кеше - 39 яшьлек Хуан Родригес эш сәгате тәмамланып, машинасына килгәч, салон эчендә балаларының үле гәүдәләрен күреп шок кичерә. Ул иртән игезәкләрен балалар бакчасына илтергә онытып, эшенә киткән. Эссегә һәм һава җитмәүгә чыдый алмыйча, бичара сабыйлар җан биргәннәр. Иртән балалар бакчасына барганмы-юкмы - Родригес бөтенләй хәтерләми. "Мин аларны онытканмын. Мин үз балаларымны үтердем...", - дип шок хәлендә интервью биргән ул New York Post басмасына.
Родригес саксызлык аркасында үтерүдә гаепләнеп кулга алына. Әмма әлегә ул изолятордан залогка чыгарылган.
Читайте нас: