Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
24 июль 2019, 16:16

“Эчке киемнән генә чыгып йөгердек, берни алып өлгермәдек...”

Караңгы төн иде. Барысы да палаткаларда йоклый иде. Беренче булып ачыргаланып кычкырган тавышка янгын чыккан палатканың күршеләре уянган. Тавышлар 16нчы палаткадан килгән - янгын шунда чыккан. Малайлар сикереп торып тышка чыгулары була, ут аларның палаткасын да секунд эчендә ялмап ала. Ә инде берничә минут эчендә ялкын яшен тизлеге белән башка палаткаларга күчә.

Хабаровск краеның Солнечный районындагы “Холдоми” лагеренда янгын чыгуын “Өмет” сайтында язып чыккан идек. Янгын нәтиҗәсендә 4 баланың гомере өзелде. “Холдоми”ны ябарга дигән карарга килгәннәр. Бу хакта төбәкнең мәгариф министры Алла Кузнецова хәбәр итте.
Хабаровск крае губернаторы Сергей Фургал билгеләвенчә, бүген, 24 июльдә, юристлар лагерьны ябу турында карар әзерли башлаячак.
Әлеге моментта балаларны лагерьдан чыгаралар, анда 11 психолог эшли. Чәршәмбе иртәсенә “Холдоми”да 191 бала һәм 33 вожатый бар. Белгечләр балаларны лагерьда калдырмаска киңәш итә, чөнки вожатыйлар үзләре дә психик травма алган, алар да һаман шок кичерә. Аларның кайсыберәүләре лагерьда эшли алмауларын әйтә.
23 июльдә тулысынча янып беткән палаткаларны төбәк властьлары тәкъдим иткән булуы ачыкланды. Алар түбән янучан һәм авыр эрүчән материаллардан эшләнелгән дигән рәсми сертификатка ия булган. Лагерьда аларның 2 төре бар – “Памир-30” балалар өчен һәм “Памир-10” вожатыйлар өчен.
Хәтерегездә төшерәбез: “Холдоми” палаткалар лагеренда 23 июльгә караган төндә янгын чыга. Палаткаларда 189 бала була. Нәтиҗәдә 26 палатканың 20сеннән тимер каркаслары гына торып кала. Куркыныч тамаша. 4 бала пешүләрдән үлә. “Саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү” һәм “Кулланучылар гомере, сәламәтлегенә һәм хәвефсезлеге таләпләренә туры килмәгән хезмәтләр күрсәтү” маддәләре буенча җинаять эшләре ачылган. Палаткалар шәһәрчеге начальнигы Максим Кузнецов һәм “Экстрим Сервис” директоры Виталий Бурлаков бу җинаять эшләрендә шикләнелүче буларак үтәләр.
Хәзер имеш-мимешләр күп таралыр инде. Ләкин “Московский комсомолец” ка биргән интервьюда лагерьда ял иткән бер үсмер янгын сәбәбе - җылытучы корылмалар, дип белдерде. Кичен палаткаларда салкынча булган, вожатыйлар йоклар алдыннан палаткаларны шул “пушка”лар белән җылытырга кушкан. Кайсыберәүләр исә, сушилкалар белән проблема килеп тугач, ул “пушка”лар өстенә юеш тастымаллар элеп тә киптергән. Нәкъ җылы өрүче корылма өстендәге тастымалдан янгын чыккан да инде дип фаразлана. Аннары лагерьдагы үсмерләр бу обогревательләр белән ничек куллануны яхшылап өйрәтмәделәр ди. “Инструкциясе бар, укыгыз!” – дигәннәр таратканда. Карап торышка палаткалар да үзара бик якын урнашкан кебек тоела. Палаткаларның 20се янып бетүгә һич аптырарлык түгел.
Коточкыч фаҗигагә карамастан, күп ата-аналар лагерьны яхшы яктан бәяли. Лагерьда ял итүче балаларның да тәэссоратлары уңай. Палаткалар шәһәрчеге начальнигы Максим Кузнецовка карата җинаять эше ачылганын белгәч, ата-аналарның, ял итүче балаларның исе киткән. “Аннан да яхшырак, кешелеклерәк кешене белмибез”, - диләр Максим Кузнецов хакында.
24 июльдән Хабаровск краенда өч көнлек матәм игълан ителде. Урта һәм зур дәрәҗәдә зыян күрүчеләргә 400шәр мең сум акча, җиңелчә каза күрүчеләр 200шәр мең сум акча алачак.
Югарыда язылган сүзләр нарасыйларын югалткан ата-аналар өчен нибары “лирика” кебек тоелырга мөмкин. Ничек кенә булмасын, бернинди акчалар да 4 сабыйны югалту кайгысын баса алмаячак.
Аларның кыелган гомерләре башкаларга сабак булыр микән соң?
Читайте нас: