Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
23 июль 2019, 16:04

Урманда адашканнар

Белорет районында яшәүче ике 78 һәм бер 49 яшьлек хатын-кыз урманга җиләккә киткән җирдән югала.

Белорет районында яшәүче ике 78 һәм бер 49 яшьлек хатын-кыз урманга җиләккә киткән җирдән югала.
Үзләре утырып килгән машинадан ераграк китү сәбәпле, бу өчәү урманда адаша. Шактый вакыт эзләп тә юлны таба алмагач һәм урманнан үзаллы чыгуга өметләре сүнгәч, алар Система – 112 Шалтыратуларны эшкәртү үзәгенә мөрәҗәгать итәләр.
Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре тиз арада югалучыларны эзләргә чыга. Коткаручылар аларны Укшук һәм Уралтау тимер юл станцияләре арасында таба.
Читайте нас: