Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
22 июль 2019, 09:42

Иркутскидагы ташкын: хәрабәләр ни хәлдә?

Иркутск властьлары Владимир Путинның тәнкыйтеннән соң су басудан каза күрүчеләргә түләгән компенсацияләре турында хисап биргән.

Иркутск властьлары Владимир Путинның тәнкыйтеннән соң су басудан каза күрүчеләргә түләгән компенсацияләре турында хисап биргән.
Төбәкнең губернаторы Сергей Левченко әйтүенчә, каза күрүчеләрнең 99 процентына акча күчерелгән. “Кешеләрнең нормаль тормыш шартларына кайтуы өчен бар көчебезне салабыз”, - дип язган ул үзенең Инстаграмм битендә.
Объектларны ремонтлау эше 18 тәүлек башкарылган. Су астында калган 300 юл участогының 250сен, 48 күпернең 46сын тергезгәннәр. Федераль трассада хәрәкәт ачылган, ут һәм су белән тәэмин итә башлаганнар. 18 тәүлек эчендә бу төбәккә 209 тонна чиста су, 170 тонна азык-төлек китерелгән.
Иркутск өлкәсендә күп итеп явым-төшем яву сәбәпле 25 июньдә ташкын башланды. Ия, Ока, Уда һәм Белая елгалары ярларыннан ташып чыкты. Ташкын 25 кешенең гомерен өзде, 9 кеше хәбәрсез югалды.
Урындагы властьлар әйтүенчә, зыян күләме 31 млрд сум тәшкил итә.
Читайте нас: