Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
21 июль 2019, 03:04

Тёплое күлендә үсмер баткан

Кичә, 20 июльдә, Уфаның Инорс бистәсендә урнашкан Тёплое күлендә үсмер баткан.

Кичә, 20 июльдә, Уфаның Инорс бистәсендә урнашкан Тёплое күлендә үсмер баткан. Көн кичкә авышканда да коткаруылар баланы эзләүләрен туктатмый, дип хәбәр итә Башкортстан ДТРК-сы.
Әйткәндәй, узган 2 тәүлек эчендә республиканың кыргый пляжларында 3 кеше гомере өзелгән. 19 июльдә Яңавыл районының Татарская авылы янындагы Буй елгасында 46 яшьлек ир бата.
Гафури районының Курмантау авылындагы Агыйдел буенда су кергән иргә 41 яшь була. Ул да чираттагы тапкыр суга кергәч, кире йөзеп чыкмый.
20 июльдә Мишкә районының Мишкә авылында судан 1993 елгы яшь кеше гәүдәсен табып алып чыгалар.
БР Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары сүзләренчә, барлык очракларда да диярлек кешеләр “билгеле сәбәпләр аркасында баткан”. Бу инде еш кына аларның махсуслаштырылмаган урыннарда исерек килеш су кергәнен аңлата.
Читайте нас: