Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
19 июль 2019, 10:20

Шереметьевода төнлә нәрсә булган?

Төнлә Мәскәү-Ереван рейсын башкарырга тиешле Боинг очкычында төтен чыга.

"Северный ветер" (Nordwind) компаниясенең Boeing 737 очкычы планга ярашлы 0:57 сәгатьтә Мәскәү-Ереван маршруты буенча кузгалган. Очып китә торган полосада тизлек җыйган вакытта пассажирлар салонында кинәт төтен чыга башлый. Судно командиры тиешле хезмәтләргә моны җиткерә, һәм, очуны туктатырга дигән карарга килә. Янгын чыкмый”, - дип сөйли Шереметьево аэропортының иҗтимагый бәйләнешләр буенча директоры Анна Захаренкова.
Ул шуны да өстәде: Boeing 737 салонында 173 пассажир һәм 6 экипаж әгъзасы булган. Хәвеф сигналыннан соң Шереметьевода авария-коткару эшләре башланган. Самолет туктаган урынга аэропорт хезмәтләре килеп җитә. Пассажирларны кабартма траплар ярдәмендә эвакуациялиләр, пассажирлар белән экипажны терминалга китереп куялар. 8 кеше зыян күрә, 1 пассажирны дәваханәгә озаталар. Кыска вакыт эчендә пассажирларга һәм рейсның экипаж әгъзаларына кайнар ризык тәкъдим ителгән, тиешле ярдәм күрсәтелгән. Багаж һәм шәхси әйберләрен дә очкыч бортыннан бушатып, пассажирларга таратканнар.
"Северный ветер" (Nordwind) компаниясе пассажирларын Ереванга запас борт белән озаткан, 28 пассажир очудан баш тарткан.
“Шереметьево” штат режимында эшли, рейслар вакытында башкарыла”, - ди Анна Захаренкова.
Читайте нас: