БР буенча ЮХХДИ матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Самара-Уфа-Чиләбе трассасында Самарада яшәүче 36 яшьлек ир туган якларына юл тоткан. Обгонга чыгып, автомобиль белән идарәне югалтып, сул як кюветка төшеп киткән. Аның белән бергә хатыны һәм 1, 8, 15 яшьләрдәге 3 кызы булган. Барысын да төрле тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә госпитализациялиләр.