Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
19 июль 2019, 10:54

Иркутскида хәлләр ничек?

Көчле яңгырлар нәтиҗәсендә су басу аркасында Иркутск өлкәсенең 107 торак пунктында 11 мең йорт һәм хуҗалыкларны, 49 мөһим социаль объектларны, 49 автомобиль юллары участокларын өлешләтә я тулысынча су баскан.

Бу хакта Владимир Путинның Иркутскига барганда әзерләнгән материалларында хәбәр ителә.
“Социаль үсеш, опека һәм попечительлек министрлыгы (Иркутскиның) тарафыннан хәйрия исәбе ачылган, анда физик һәм юридик шәхесләрдән 94 миллион сум акча күчкән”, - диелә хәбәрдә.
Бүген, 19 июльдә, Владимир Путин ташкыннан зыян күргән Иркутск өлкәсенә эш сәфәре белән барачак. Кремльнең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Русия лидеры анда җимерекләрне җыештыру чаралары күрелүе буенча киңәшмә үткәрәчәк.
Көчле яңгырлар нәтиҗәсендә су басу аркасында Иркутск өлкәсенең 107 торак пунктында 11 мең йорт һәм хуҗалыкларны, 49 мөһим социаль объектларны, 49 автомобиль юллары участокларын өлешләтә я тулысынча су баскан. Су 22 күпергә зыян салган. 25 кеше үлгән, 8 кеше хәбәрсез югалган. Төбәктә әле булса гадәттән тыш хәл режимы гамәлдә. Ташкыннан соң тергезү эшләренә тотыныр өчен РФ Хөкүмәте 17 миллиард сумга якын акчалар бүлгән.
Читайте нас: