Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
19 июль 2019, 13:27

Белорет юлында фура янган

“Юл читендә туктадым, шулчак капотка ут капты. Тиз генә сүндерергә уйладым, ачсам, аны тулысынча ялкын ялмап алды”, - ди ул.

Белорет районында янган фура видеоязмасы интернет буйлап кичә, 18 июльдә, таралды. Төзелеш материаллары төялгән фура тулысынча янып беткән. Водитель, төтен исе сизеп, туктый һәм кабинадан чыгып өлгерә.
“Юл читендә туктадым, шулчак капотка ут капты. Тиз генә сүндерергә уйладым, ачсам, аны тулысынча ялкын ялмап алды”, - ди ул.
“Вести-Башкортостан” сөйләвенчә, вакыйга шаһитлары бу урында мобиль элемтә булмавын әйтә. Шуңа күрә водитель янгын сүндерүчеләрне чакырта алмый.
“Фура Белорет-Уфа трассасының 105 километрында була. Янгын сүндерүчеләр килүгә (Инзәрдән соң башка водительләр янгын хезмәтләрен чакырта) машина тулысынча ут камавында була. «Вольво» йөк машинасы Учалыдан Уфага китеп барган. Янгын сүндерүгә Инзәр авылының аерым янгын хезмәте посты җәлеп ителгән”, - дип хәбәр итәләр Гадәттән тыш хәлләр комитетының БР буенча Баш идарәсендә.
Һәлак булучылар һәм каза күрүчеләр юк.
Читайте нас: