Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
18 июль 2019, 16:00

Су корбан сорый

Ни кызганыч, быелгы җәй рәхәтләнеп су керерлек эссе булмаса да, суга батып үлүчеләр турында әледән-әле ишетеп торабыз.

Ни кызганыч, быелгы җәй рәхәтләнеп су керерлек эссе булмаса да, суга батып үлүчеләр турында әледән-әле ишетеп торабыз. Яңарак кына Миякә районының Баязит авылы янындагы Сарбай күлендә – 37 яшьлек ир-егетнең, Бөренең Пономаревка авылы сулыгында 33 яшьлек ирнең гомерләре өзелде. Гомумән, су коену сезоны башланганнан алып республикада 40тан артык кеше су корбаны булган. Болар – төрле сәбәпләр аркасында суда һәлак булучылар. Ә фәкать су кергәндә батып үлүчеләр саны – ел башыннан 20 кеше. Алар арасында балаларның булуы тагын да аянычрак.

Күңелсез хәлләрнең сәбәбен ачыклау максаты белән Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Риф улы Гомәровка мөрәҗәгать иттек.

– Кызганыч, судагы бәхетсез очраклар саны атна саен яңарып тора, – дип сүз башлады ул. – Июньнең бер атнасында судан 11 кешенең мәетен чыгардык. Шунысын билгеләргә кирәк: бәхетсез очракларның барысы да су керү өчен тәгаенләнмәгән урыннарга туры килә. Шуңа су коену өчен җиһазландырылган пляжлар белән генә файдаланырга чакырабыз. Республика территориясендә су керү рөхсәт ителгән 75 пляж бар. Аларның кайда урнашканлыгын, Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты сайтына кереп, интерактив картадан карарга була. Җиһазландырылган пляжларда коткаручылар кизү тора. Алар Уфада гына 17 кешенең гомерен саклап калды.

– Сезнең ведомство су коену өчен хәвефле сулыкларның исәбен дә алып барадыр?

– Әлбәттә. Су керү вакытында иң күбе Агыйдел елгасында үләләр: суга батучыларның һәр алтынчысы – әлеге елга корбаны. Республика буенча алганда, суда үлүчеләрнең 55 проценты елгаларда вафат була, калганнары – күл, буа һәм карьерларда. Суда үлүчеләрнең күбесе – 90 проценттан артыгы – ир-егетләр. Узган елгы саннарга гына күз салыйк: 78 ир-ат, 2 хатын-кыз һәм 6 бала суда үлде.

– Судагы бәхетсез очракларның сәбәпләре нәрсәгә бәйле?

– Төп 3 сәбәп бар. Беренчесе – су коену чорында үлүчеләрнең 80 проценттан күбрәге исерек халәттәге кешеләр. Икенчесе – сулыкларга транспорт белән төшеп китүләр, аларның күбесе аяныч тәмамлана. Мәсәлән, былтыр Краснокама районында 3 кешедән торган гаилә җиңел машина белән Сауз күленә батты. Өченчесе – балык тотканда һәм йөзү чаралары белән кулланганда бәхетсез очраклар саны артуы күзәтелә. Әйтик, 21 июньдә Дүртөйле районында моторлы көймәдә йөзгәндә 10 яшьлек малай борттан егылып төшкән һәм, көймәнең винтына эләгеп, башы җәрәхәтләнгән. Ә 7 июньдә Иглин районында карьерда балык тотканда бер ир суга егылып төшеп үлә. Балык тотканда да хәвефсезлек чаралары һәм исерткеч эчемлекләр эчүнең күңелсез хәлләргә китерүе турында онытмаска кирәк.

– Фәрит Риф улы, су коенганда бәхетсезлеккә тарымас өчен нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәк?

– Сулык буендагы ялның ямен җибәрмик дисәгез, таныш булмаган һәм тыелган урыннарда су кермәгез. Иң яхшысы – рөхсәт ителгән пляжларны сайлагыз. Ялгызыгыз су керергә тырышмагыз, ярдан еракка йөзмәгез, исерек килеш суга кермәгез. Исерек килеш су коенган өчен 3 меңнән алып 5 мең сумга кадәр административ штраф салу каралган.

Иң мөһиме: ата-аналарны, картәти-картәниләрне – өлкәннәрнең барысын да балаларны ялгызларын елга-күл буена җибәрмәскә чакырабыз. Быел мәрхүм булган балаларның 6сы да сулыкларда өлкәннәрсез үзләре генә булганнар.

Суда үзеңне тоту кагыйдәләре гади, ә аларны үтәмәү – кеше гомеренә тиң. Чөнки су хаталарны гафу итми!
Читайте нас: