Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
18 июль 2019, 11:06

Агуланучы балалар саны икеләтә арткан

Кырымда балалар сәламәтләндерү лагеренда агуланган балалар саны 34тән 54кә кадәр җиткән.

Кырымда балалар сәламәтләндерү лагеренда агуланган балалар саны 34тән 54кә кадәр җиткән. Бу хакта Тикшерү колмитеты сайтында хәбәр ителә.
Ведомство мәгълүматларын буенча, каза күрүчеләр арасында - 49 бала һәм 5 вожатый. Аларның хәле уртача вырлыкта дип бәяләнә, гомерләренә куркыныч янаамый.
Тикшерү комитетының Кырым буенча идарәсе “Кулланучылар сәламәтлеге һәм хәвефсезлеге таләпләренә туры килмәгән хезмәтләр күрсәтү” һәм “Санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне бозу” маддәләре буенча җинаять эшләре ачкан.
Евпатория янындагы “Лучистое” санаториенда лагерьның 34 тәрбияләнүчесен дәваханәгә озатканнар иде. Өчесе реанимациягә эләккән. Күңелләре болганып һәм диареяга зарланып 40 бала ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Агулануның анык сәбәпләре әлегә билгеле түгел.
Читайте нас: