Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
17 июль 2019, 16:24

Водитель башсыз кала язган

Ирнең баш сөяге бик күп урыннан сынган була.

Дәүләт хезмәт инспекциясе 39 яшьлек водитель авыр җәрәхәт алган вакыйганы тикшерү эшен тәмамлаган.
Оешманың матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 20 июнь көнне каза күрүче асфальт түшәү эшендә катнашкан һәм КамАЗ белән өч рейс ясап, асфальт ташыган. Дүртенче рейс вакытында КамАЗның тәгәрмәче тишелә. Водитель асфальтын бушатып, тәгәрмәчен ямарга гараж боксына юнәлә.
Остаханәдә ул тәгәрмәчен сүтә, камерасын алмаштыра, яңадан җыя, компрессор ярдәмендә тын тутыра. Аны урамга алып чыгып барганда тәгәрмәч шартлый һәм водительның башын җәрәхәтли. Хезмәттәшләре шунда ук ашыгыч ярдәм машинасы чакырта, ирнең баш сөяге бик күп урыннан сына.
Дәүләт хезмәт инспекциясе тикшерү вакытында Совет районы муниципаль оешмасында хезмәт саклау кагыйдәләре бозылуны ачыклаган. Моңа катнашы булган хезмәткәрләр 200 мең сумга штрафка тарттырылган.
Читайте нас: