Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
17 июль 2019, 23:12

Коллегасының баласын коткарганда үзе батып үлгән

Бу аянычлы хәл Талкас күле буенда була.

Бу аянычлы хәл 14 июльдә, якшәмбе көнне була. Клим бергә эшләгән иптәшләре белән Сибай янындагы Талкас күле буена ял итәргә килгәннәр. Башкалар учак яккан арада, 19 яшьлек Клим коллегасының малае белән кабартылган матрасларын алып күлдә йөзәргә китәләр.
Берзаман кинәт көчле давыл чыга һәм алар матраслары белән әйләнәләр. Клим малайны эләктереп өлгерә һәм судан тартып чыгара. "Берникадәр вакыт алар бергә иделәр, әмма яр читендә ял итүчеләр ярдәмгә килгәнче, бала бата башлаган иде.Чак өлгердек. Ә Клим күренмәгәч, шундук су астына чумдык. Ләкин анда берни күрерлек түгел, куе суүсемнәренә уралып беттек. Мин 20 минутлап су астыннан эзләдем, кызганычка каршы, егетне коткара алмадык",- дип сөйләгән малайның әтисе. Климны водолазлар ике көн эзләгәч кенә суүсемнәре арасыннан табып алалар.
Хәзер исә коткарылган баланың әтисе Климның якыннары алдында үзен гаепле тоя. "Яхшы күңелле, кешелекле егет иде. Бергә эшләү дәверендә мин аны улым шикелле якын күрдем. Бик үкенечле. Әти-әнисе, яраткан кызы мине гафу итә күрсен, саклап кала алмадым", - дигән ата кеше.
Читайте нас: