Кичә кич Казаннан Санкт-Петербургка очарга тиешле «Победа» авиакомпаниясенең Боинг 737-800 самолеты кире аэропортка әйләнеп кайтырга мәҗбүр булган. Сул як двигатель төзексез булу сәбәпле салонга төтен тулган. 185 пассажир һәм 6 экипаж әгъзасы зыян күрмәгән. Барысы да исән-сау. Бүген тикшерүчеләр әлеге хәлнең ни сәбәпле килеп туганлыгын ачыклый.