БР буенча ЮХХДИнең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, юл полицейскийлары оператив рәвештә авария ясаучыны ачыклый һәм кулга ала. Ул – 26 яшьлек хатын-кыз. Беренчел мәгълүматлар буенча, юл вакыйгасы вакытында ул бик каты исерек булган. 14 модельле ВАЗ автомобиле рулендә ул 8 яшьлек бала өстенә менә дә вакыйга урыныннан кача. Малай төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала, аны дәваханәгә озаталар.