Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
15 июль 2019, 13:31

Авария ясаган водитель “куарга” яраткан

Авариягә очраган Яр Чаллы водителе дә тизлекне арттырганы өчен 18 (!!) тапкыр җаваплылыкка тарттырылган булган.

Кичә кичен, 14 июльдә республикада Татарстан туристлары белән авариягә юлыккан автобус водителе моңа кадәр күп тапкырлар тизлекне арттырган өчен җаваплылыкка тарттырылган булган. Бу хакта үзенең социаль челтәрләрендә төбәк җитәкчесе радий Хәбиров хәбәр итте. Аның сүзләре буенча, водительләр сыйфатын контрольгә алырга кирәк.
“Водительләр сыйфаты контроле безнең илдә бүгенгәчә начар хәлдә. Авариягә очраган Яр Чаллы водителе дә тизлекне арттырганы өчен 18 (!!) тапкыр җаваплылыкка тарттырылган булган. Кызганычка каршы, бездә бер санкцияләр дә юк. Әлеге водительгә дә кешеләр үз гомерләрен ышандырган, ләкин ул, көчле яңгырга карамастан, тизлеген акрынайтмаган...” – дип яза Радий Хәбиров.
Радий Фәрит улы әйтүенчә, куркынычсызлык каешларын каптырмаган пассажирлар үлгән.
“Сыйфатсыз автобуста йөрү үлем белән уенга тиң. Бәрелүдән соң аның сиденьелары өзелеп очкан, пассажирларның бу очракта исән калулары, әлбәттә, икеле...” – дип билгеләгән Радий Хәбиров.
Хокук саклау органнарында хәбәр итүләренчә, авария вакытында автобус водителе аек булган.
Автобус пассажирлары бер берсен яхшы белгән. Алар йөк ташулар белән шөгыльләнүче компаниядә эшләгән. Узган ялларда коллегалар бергәләп данлыклы Шүлгән-таш янында салларда йөзәргә дип Бөрҗән районына барган. Юл һәлакәте Татарстанга кайтканда була.
Читайте нас: