Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
14 июль 2019, 01:59

Йөк машинасы кешеләрнең өстеннән үткән

УАЗга барып менгәч, Volvo 5 юлчыны да бәрдерә. Фаҗига нәтиҗәсендә 4 кеше гомере өзелә.

“Уфа-Ырынбур Р-240 трассасының 112-нче километрында (Стәрлетамактан чыккан юлда) буш (йөге булмаган) Volvo цемент ташучы ярымприцеплы йөк машинасы юл кырыендагы УАЗ юлчылар хезмәте автомобиленә барып менә”, - дип хәбәр итәләр ЮХХДИ ведомствосында. УАЗга барып менгәч, Volvo 5 юлчыны да бәрдерә. Фаҗига нәтиҗәсендә 4 кеше гомере өзелә.
Шулай ук йөк машинасы водителе һәм бер эшче зыян күргән, алар әле дәваханәдә. Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, юлчылар юл киртәләрен буяп маташкан. Кисәтүче юл билгеләре һәм махсус конуслар урнаштырылган булган.
Әлеге вакытта ЮХХДИ үлемечле һәлакәт буенча тикшерү эшләре алып бара.
Читайте нас: