Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
11 июль 2019, 15:33

Һушына килә алмыйча үлгән

3 июль көнне кыз мотоциклында китеп барган фураның артына барып менә.

Стәрлетамак шәһәре дәваханәсе реанимациясендә аңына килә алмыйча 20 яшьлек кыз вафат булган. Бу хакта “Стәрлетамак сити” шәһәр паблигы хәбәр итә. Ул, мотоциклда юл һәлакәтенә тарып, күпсанлы тән җәрәхәтләре алган.
3 июль көнне кыз мотоциклында китеп барган фураның артына барып менә. Авария Уфа трактында була. Юл һәлакәте урынына килеп җиткән табиблар кызны хастаханәгә алып китә.
Авария шаһитлары мотоциклдан егылып төшкәндә кызның шлемы урталай ярылуын сөйләгән.
Социаль челтәрләрдә юл уңае китеп барган “Газель” видеорегистраторы видеоязмасы да урнаштырылган, анда мотоцикл белән фура бәрелешкән момент теркәлгән.
Читайте нас: