Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
9 июль 2019, 00:23

Һавада үлгән

S7 авиакомпаниясе самолеты Новосибирскидан Якутскига очкан вакытта, бер пассажирның вафат булуы сәбәпле, ашыгыч рәвештә Братск аэропортына төшәргә мәҗбүр була.

S7 авиакомпаниясе самолеты Новосибирскидан Якутскига очкан вакытта, бер пассажирның вафат булуы сәбәпле, ашыгыч рәвештә Братск аэропортына төшәргә мәҗбүр була. Моның турында РИА новости хәбәр итә.
Пассажир ханым самолет аэропортка төшеп җиткәнче үлеп өлгергән дигән мәгълүмат бирә Братск прокуратурасы. Моңарчы ул йөрәк чирле булган.
Аэропорт хезмәткәрләре аның Таҗикстан кешесе булуын һәм Якутскига туганнарына баруын ачыклаганнар.
Күп кешеләр, авиаһәлакәткә эләгүдән куркып, самолетта очмый. Ләкин җирдәсеңме, һавадамы - мөһим түгел, гомерең бетәргә булса, өзелә дә куя.
Читайте нас: