Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
5 июль 2019, 15:29

Властьлар эпидемиядән курка

Иркутск өлкәсендә су баскан зонада чирләр килеп чыгу куркынычы бар.

Аномаль эсселекнең, көчле яңгырларның иң куркыныч нәтиҗәсе булып эпидемияләр килеп чыгарга мөмкин. Иркутск өлкәсендә дә властьлар су баскан зонада чирләр килеп чыкмас микән дип куркуга төшкән. Белгечләр әйтүенчә, эпидемия куркынычы су киткәннән соң бер ай үткәч кенә юкка чыгарга мөмкин.
Бүгенге көндә Иркутск өлкәсендә 50ләп торак пункты – су баскан зонада. Бу участокта 10 меңләп кеше яши. Зыян күрүчеләр күп, 150дән күбрәк кеше дәваханәгә озатылган. Кызганычка каршы, үлүчеләр дә бар. Зыян күрүчеләр йортсыз да, документларсыз да калган. Әлеге вакытта су басудан зыян күргәннәргә Ангара яны районнарыннан гуманитар ярдәм күрсәтелә: 2,5 тонна азык-төлек, зур шешәләрдә 21,5 тонна су китерелгән.
Исегезгә төшерәбез: Иркутск өлкәсендәге табигать казасыннан соң Красноярск краеның Канск шәһәрендә дә, көчле яңгырлар явып үтү сәбәпле, гадәттән тыш хәл режимы кертелде.
Читайте нас: