Оборона министрлыгы 1 июль көнне Баренцев диңгезендә фәнни-тикшеренү су асты аппаратында чыккан янгын нәтиҗәсендә һәлак булган офицерларның исемлеген төзеде.
Оборона ведомствосында билгеләүләренчә, һәлак булган офицерларның барысының да Арктиканы өйрәнү буенча катлаулы су асты экспедицияләрендә катнашулары тәүге тапкыр гына түгел. Министрлык җитәкчесе Сергей Шойгу аларны уникаль белгечләр дип атады.
Су астында гомерләре өзелгән офицерларны Санкт-Петербургның Серафимовское зиратында җирләячәкләр.
Денис Долонский, Русия Герое; Николай Филин, Русия Герое; Денис Опарин; Константин Сомов; Андрей Воскресенский; Константин Иванов, Владимир Абанкин
Александр Авдонин; Александр Васильев, техник хезмәт белгече; Дмитрий Соловьев; Сергей Данильченко
Владимир Сухиничев; Виктор Кузьмин
Капитан-лейтенант Михаил Дубков; медицина хезмәте подполковнигы Александр Васильев.