Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
4 июль 2019, 11:38

16 яшьлек үсмер 79 яшьлек әбине таптаган

2 июль көнне Иглин районының Түбәнге Ләмәз авылында Молодежная урамында фаҗига була.

2 июль көнне Иглин районының Түбәнге Ләмәз авылында Молодежная урамында фаҗига була. Водитель таныклыгы булмаган 9 сыйныф укучысы «ВАЗ-2109» автомобилендә авыл буйлап җилдерә. Уңга борылганда егет, машина белән идарәне югалтып, 79 яшьлек әби өстенә барып менә. Авыр тән җәрәхәтләре белән әбине хастаханәгә алып китәләр. Ләкин төнгә каршы ул үлә.
Мәктәп укучысының “права”сыз рульгә утыруы гына җитмәгән, ул идарә иткән машина былтыр ук исәптән төшерелгән булган.
Читайте нас: