Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
3 июль 2019, 17:04

Уфада Африка абитуриентлары сугышкан

Уфадагы бер югары уку йортының тулай торагында Африкадан килгән абитуриентлар сугышкан.

Уфадагы бер югары уку йортының тулай торагында Африкадан килгән абитуриентлар сугышкан. Булачак студентларның җан-фәрман сугышуы видеокамера объективына эләккән.
Тулай торакның беренче катындагы фойеда яшь егетләр куллары белән чәкәләшкән, аяклары белән тибешкән, хәтта гөл савытлары белән дә бәрешкәннәр. Бина хезмәткәрләре башта аларның арасына керергә базнат итмәгәннәр. Шулай да соңыннан бер хатын, кыюлыгын җыеп, егетләрнең берсен тынычландыра алган.
“Башкортостан” телеканалы мәглүматлары буенча, абитуриентлар арасындагы сугыш көнкүреш бәхәсеннән башланган. Полиция хезмәткәрләре килеп, хәлгә ачыклык керткән.
Соңгы мәгълүмат буенча, егетләрнең икесе дә өйләренә кайтып киткән.
Читайте нас: