Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
2 июль 2019, 16:41

Грециядә Уфа кызының гомере өзелгән

Грециянең башкаласы Афина шәһәрендәге бер кунакханәдә 30 яшьлек Альмираның үле гәүдәсе табылган.

Грециянең башкаласы Афина шәһәрендәге бер кунакханәдә Уфа кызы, 30 яшьлек Альмираның үле гәүдәсе табылган. Дуслары бу хакта өч көннән генә белгәннәр.
Ни өчен Греция властьлары шунда ук Русия илчелеге белән бәйләнешкә кермәгән? Туганнарын һәм дусларын шушы сорау борчый. Афина шәһәрендәге дипломат аша кайсы кунакханәдә яшәвен, документларының кайда булуын белешкәннәр.
Икенче мөһим сорау: кызның гәүдәсен ничек Уфа шәһәренә алып кайтырга? Күмү мәшәкатьләре белән шөгыльләнүче бюро гәүдәне алып кайту гына якынча 4 мең еврога барып басачагын әйткән. Альмираның әнисе өчен бу күтәрә алмаслык сумма.
кызны инсульттан вафат булган, дигәннәр. Соңгы вакытта ул Мәскәүдә яшәгән.
Читайте нас: