Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
2 июль 2019, 12:45

Башкортстан гаиләсе Төркиядә суга баткан баланы коткарган

Төркиянең бер курортында Алманиядән ял итәргә килгән 5 яшьлек баланың гомере чак өзелми.

Курорт зоналарындагы бассейннар - балалар өчен иң күңелле һәм рәхәт урын. Ләкин мондый җирдә әти-әниләргә аеруча игътибарлы булырга кирәк шул.
Төркиянең бер курортында Алманиядән ял итәргә килгән 5 яшьлек баланың чак гомере өзелми. Бассейнда уйнаганда аның су төбенә төшеп киткәнен очраклы рәвештә генә бер гаилә күреп кала һәм ире шунда ук коткарырга чума. Судан алып чыккач, аның хатыны балага беренче медицина ярдәме күрсәтә. Бала тын ала башлый һәм аңына килә.
Бәхеткә күрә, коткаручы ирле-xатынлы медицина өлкәсендә эшләгән булып чыга. Аларның Башкортстаннан килүче туристлар икәнлеге ачыклана. Ашыгыч медицина ярдәме машинасы килгәч кенә баланың әти-әниләре пәйда була.
Читайте нас: