Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
28 июнь 2019, 16:31

Зиратта елан тешләп үтергән

Саратов өлкәсендә бер ханым зиратта елан тешләгәннән соң якты дөнья белән хушлашкан.

Саратов өлкәсендә бер ханым зиратта елан тешләгәннән соң якты дөнья белән хушлашкан.
25 яшьлек ханымның гаиләсе белән Морозово авылында зиратка баруы мәгълүм. Елан тешләгәннән соң ул 5 минуттан аңын югалта. Ире аңа ярдәм итәргә тырыша, туганнары урындагы фельдшер-акушер пунктына алып баралар. Әмма анда барып җиткәндә инде ханымның пульсы булмый, кан басымы төшкән була. Ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәнче ул фани дөнья белән хушлаша...
Аның үлеменә анафилактик шок сәбәпче булган, диләр, әмма төгәл сәбәпне суд-медицина экспертизасы әйтәчәк.
Читайте нас: