Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
25 июнь 2019, 15:01

Дүрт кеше суга батып үлгән

Башкортстанда үткән бер тәүлектә 4 кеше суга батып үлгән.

Башкортстанда үткән бер тәүлектә 4 кеше суга батып үлгән, дип хәбәр итәләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсеннән.
Фаҗигале хәл Дүртөйле районының Әңгәсәк авылында теркәлгән: авыл янындагы буадан 26 яшьлек ирнең гәүдәсе табылган. Ул хастаханәгә барганда юлда якты дөнья белән хушлашкан.
Шул ук көнне төшке аш вакытында коткаручылар номерына Туймазы районының Каен-Елга авылыннан шалтыратканнар. Анда да авыл янындагы буадан 18 яшьлек егетнең гәүдәсен алып чыкканнар, әмма урындагы ашыгыч ярдәм күрсәтү табиблары егетнең үлүен хәбәр иткән.
Кич белән Нуриман районының Мәчет-Күл авылында 33 яшьлек ханым суга батып үлгән. Аның гәүдәсе әле булса табылмаган.
Дуван районының Мәсәгуть авылында Әй елгасында 22 июнь көнне суга баткан 7 яшьлек баланың гәүдәсен тапканнар. Ул җиһазландырылмаган урында су коенырга төшкән һәм өлкәннәр игътибарыннан читтә калган.
Читайте нас: