Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
25 июнь 2019, 19:16

Баласын кочаклап күл төбенә киткән

Ана белән бала су төбенә киткән машинада кысып кочаклашкан хәлдә әҗәлләрен каршы алган.

Карачай-Черкесия коткаручылары 15 июньдә югалган ана белән аның 12 яшьлек улын ике көн эзләгән. Алар табылган – Зур Ставрополь каналы төбендә машинада ана белән бала кысып кочаклашкан хәлдә әҗәлләрен каршы алган.
Ә бит Усть-Джегута авылында яшәүче әни белән үсмер чия җыярга дип кенә чыгып киткәннәр. Төшкә кадәр кайтып җитәргә тиеш булсалар да, кайтмаганнар. Гаилә башлыгы башта кадерлеләрен үзе эзләп караган. Тапмагач, полициягә мөрәҗәгать иткән. Коткаручылар шунда ук алар, машина белән идарәне югалтып, Зур Ставрополь каналына очып төшмәде микән дип фараз итә.
Алар хаклы булып чыга. 17 июнь көнне водолазлар су төбеннән “Жигули” машинасын тартып чыгара. Водитель урыны буш була, ә ана белән баланы арткы утыргычта кочаклашкан хәлдә табалар...
52 яшьлек гаилә башлыгы Халифәтнең дүрт баласы калган. Аның берсе инвалид.
Читайте нас: