Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
25 июнь 2019, 20:43

Армиядә кыйнаганнар

“Армиядә бик нык кыйнаулары хакында сөйли иде", - ди өч кешене үтерүче турында аның танышы.

Шушы көннәрдә Кырмыскалы районының Ибраһим авылында булган канлы вакыйга беркемне дә битараф калдырмады. 47 яшьлек ир, өч күршесен үтереп, азактан үзе дә һәлак булды.
Ир психик авыру булган. Авылдашлары аны армиядән шулай булып кайтты дип искә алалар. Ул төшергәләргә яраткан һәм эчкән чагында агрессия өянәкләре башланган. Танышлары әйтүенчә, ул ел саен психик авырулар диспансерына йөрегән.
“Армиядә бик нык кыйнаулары турында сөйли иде, – дип искә ала бер танышы. – Без аның белән кайчакта сөйләшеп утыра идек”.
Ирнең олы яшьтәге әнисе калган.
Читайте нас: