Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
25 июнь 2019, 12:38

52 яшьлек хатынны яшен сугып үтергән

Бу коточкыч хәл Миякә районында булган.

Башкортстанның Миякә районында кичә, ягъни 24 июньдә, йорт ихатасында 52 яшьлек хатынны яшен суккан. Хатын үлгән. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ведомствода яшен вакытында хәвефсезлек кагыйдәләрен сакларга киңәш итәләр:
– Яшен вакытында агач төбендә, электр баганасы янында басып торырга ярамый, алар яшенне үткәрә.
– Яшен булганда өйдә генә утырырга кирәк.
– Өйдәге тәрәзәләрне, ишекләрне ябарга киңәш ителә. Тәрәзә янына якын килергә ярамый.
– Радио, телевизор кабызмагыз. Телефоннан сөйләшү аеруча куркыныч.
– Яшен вакытында су янында булу да кеше гомере өчен куркыныч тудыра. Резин аяк киеме исә яшеннән саклый.
– Яшенле яңгыр вакытында ачык урында калсагыз, табаннарыгызны бер-берсенә терәп куеп, башыгызны аска иеп, кулларыгыз белән аякларыгызны кочаклап утырыгыз. Болай утыру кыен, әмма куркынычсызрак. Яшен вакытында җиргә сузылып ятарга ярамый.
.
Читайте нас: