Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
24 июнь 2019, 13:27

15 яшьлек малай кыядан егылып төшкән

Бу бәхетсез очрак Гафури районында булган.

Башкортстанның Гафури районында 22 июньдә 15 яшьлек малай Уклы Кая кыясыннан егылып төшә. Әле үсмер дәваханәдә.
Бу хакта бүген Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров хәбәр итте. "Ата-аналарны һәм өлкәннәрне балаларга карата игътибарлы булырга чакырабыз. Балалардан хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәүне таләп итегез", - диде ул.
Читайте нас: