Көтелмәгән кунакны Стәрлетамак халкы йорт ихаталарының берсендә күреп кала. Социаль челтәрләрдә язуларынча, башта елан боҗра рәвешен ала, аннары эленеп кала.
"Бу питон, мөгаен, фатирларның берсендә яшәгәндер. Елан я картайган, я хуҗалары аңардан туйган һәм чыгарып ыргытырга булганнар", - дип гәп куерта шәһәр халкы социаль челтәрләрдә.