Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
16 июнь 2019, 11:27

Әгәр кесәдә шикле әйбер табылса...

Иң беренче чиратта “Нишләргә?” дигән сорау туа, шулай бит?

Иң беренче чиратта “Нишләргә?” дигән сорау туа, шулай бит? Тормышта төрле хәлләргә тарырга мөмкин булуыбызны истә тотып, хокук саклау органнары хезмәткәрләре һәм экспертлар үзләренең киңәшләрен бирә.
Шулай итеп, кесәдә таныш булмаган, кесә хуҗасына бер кысылышы да булмаган шикле әйбер яки шикле “пакетик” табылса, ничек кенә гаҗәпләнсәгез дә, хисләрегезне сиздермәгез. Хокук саклау органы хезмәткәрләренә каршылык күрсәтмәгез. Иң мөһиме – табылдыкны кулыгызга алмагыз, аны ташларга тырышмагыз.
Тиз арада шаһитлар чакыруны таләп итегез – аларның күз алдында сезнең тырнакларны кисүне, учлардан һәм авыз куышлыгыннан “мазок” алуны таләп итегез.
Боларның барысын да махсус пакетка салып пичәтләргә һәм экспертизага җибәрергә тиешләр.
Читайте нас: