Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
13 июнь 2019, 17:12

Газель нәни кыз баланы таптаган

Республикада Газель йөк машинасы астында 1,6 яшьлек бала гомере өзелгән.

Республикада Газель йөк машинасы астында 1,6 яшьлек бала гомере өзелгән. 27 яшьлек водитель артка чигенгәндә күлләвек янында уйнаган балаларны абайламаган. Нәтиҗәдә кыз бала үлә, 3 яшьлек малай төрле тән җәрәхәтләре ала.
БР буенча ЮХХДИ матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, вакыйга республиканың Кыйгы районының Югары Кыйгы авылындагы “Гермес” кибете янында була. Табиблар тикшерүеннән соң малайны өенә кайтарып җибәрәләр, ә кыз баланы, кызганычка каршы, коткарып булмый.
Читайте нас: