Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
11 июнь 2019, 18:45

Суга баткан ирне коткарганнар

11 июньдә коткаручылар Уфаның “Солнечный” пляжында ике метр тирәнлектән суга баткан ирне коткардылар.

11 июньдә коткаручылар Уфаның “Солнечный” пляжында ике метр тирәнлектән суга баткан ирне коткардылар.
27 яшьлек иркәй Агыйдел буена дуслары белән килгән. Ял итә торгач, болар ярыш оештырып җибәрәләр – янәсе, кем дә кем су астыннан ераккарак йөзә. Коткаручылар аларга берничә мәртәбә кисәтү ясаган, әмма егетләр ул кисәтүләргә игътибар бирмәгән. Нәтиҗәдә, дусларның берсе су астыннан калкып чыкмагач, коткаручылар ярдәмгә ташлана...
Соңыннан ачыклануынча, егет су астында һушын югалткан. Коткаручылар аны ике метр тирәнлектән табып алган. Һәм тиз арада чарасын күреп, һушына китергән. Аннан аны дәваханәгә озатканнар.
Читайте нас: