Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
10 июнь 2019, 13:02

Водитель кызга нибары 19 яшь булган...

БР буенча ЮХХДИнең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 8 июнь көнне 2400 юл кагыйдәләрен бозучылар теркәлгән һәм 63 аек булмаган водитель тоткарланган.

БР буенча ЮХХДИнең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 8 июнь көнне 2400 юл кагыйдәләрен бозучылар теркәлгән һәм 63 аек булмаган водитель тоткарланган.
Юлларда 4 авария булган. Анда 5 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.
9 июнь кичендә Бәләбәйдә үлемечле юл һәлакәте теркәлгән. Совет һәм Кызыл Армия урамнары чатында 19 яшьлек яшь кыз, Lifan X60EL автомобиле белән идарә итеп, тәүдә - “ВАЗ-2114” машинасына, аннары җәяүлеләр өчен махсус корылмага бәрелә. Нәтиҗәдә Lifan водителе шунда ук җан бирә. Аның 19 яшьлек пассажиры дәваханәгә озатылган.
Берүк юлларда сак булыгыз, кадерле дуслар!
Читайте нас: