Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
5 июнь 2019, 14:55

Вейплар һәм кальяннар сатуны тыячаклар

Башкортстанда балаларга вейплар, кальяннар һәм алар өчен тәгаенләнгән тәмәке катнашмалары сатуны тыячаклар.

Башкортстанда балаларга вейплар, кальяннар һәм алар өчен тәгаенләнгән тәмәке катнашмалары сатуны тыячаклар. Бу хактагы закон проектын Дәүләт җыелышы – Корылтай депутатлары беренче укуда кабул итте.
Депутатлар әйтүенчә, электрон тәмәке белән мавыгучы үсмерләр киләчәктә тәмәкенең үзенә ияләшәчәк. Бу – зарарлы гадәт, дип исәпли алар.
Депутатлар сайтларында әлеге закон проекты буенча фикер алышу башлады. Андагы фикерләр документны икенче укуда исәпкә алыначак.
Бу закон проектында сүз төрле тәмәке катнашмалары, сутлар һәм аларның алмашлары һәм бу матдәләрне куллану өчен тәгаенләнгән корылмалар – кальян, вейп, электрон парга әйләндергечләр турында бара.
Читайте нас: