Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
5 июнь 2019, 17:47

Давыл берничә районга каза салды

Бу атна тотрыксыз һава торышы белән аерылып торды.

Бу атна тотрыксыз һава торышы белән аерылып торды. Җәй аена аяк бассак та, яз белән җәй тартышуын дәвам итә. Салкынча һава шартларында көчле җил дә өстәлеп, каза китергән очраклар да теркәлде.
Мәсәлән, 3-4 июнь көннәрендә Күгәрчен, Миякә һәм Стәрлебаш районнарында 27 бина көчле җилдән зыян күрде. Алар арасында тугыз шәхси йорт һәм мәктәп бар.
Республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты кешеләр сәламәтлегенә зыян килмәде дип белдерде. Табигать казасына эләккән районнарга бина һәм йорт түбәләрен төзекләндерү өчен төзелеш материаллары һәм төзелеш бригадалары җибәрелде.
Миякә районындагы зыянны ачыклар өчен Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Александр Лопухов эш сәфәре белән юлланды. Андагы очрашуларда күрелгән зыянны тиз арада бетерүне планлаштыру белән беррттән, халыкның үз йорт-курасын, милкен иминиятләштерү мәсьәләсе дә каралды.
Читайте нас: