Фаҗига Бөре районында була. 15 яшьлек үсмергә флагшток килеп төшә. Нәтиҗәдә бала авыр тән җәрәхәтләре ала һәм үлә. Тикшерүчеләр вакыйга урынын караган һәм суд-медицина экспертизасы билгеләгән, лагерь хезмәткәрләрен, шаһитларны сораштырганнар. Вазифадагыларга һәм башка хезмәткәрләрнең балалар сәламәтләндерү лагеренда хәвефсезлек таләпләрен үтәүгә карата БР буенча Русиянең Тикшерү комитеты хокукый бәя бирергә вәгъдә итте.